Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мэр Илсур Метшин Венера Ганиеваны юбилее белән котлады

В.Ганиева юбилей кичәләренә әзерләнә ТРның һәм РФның халык артисты, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, "Дуслык ордены" кавалеры Венера Ганиева бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә. 60 яшьлек юбилее белән җырчыны Казан мэры Илсур Метшин котлады. "Сезне барлык казанлылар, иҗатыгызны сөючеләр исеменнән, шулар арасында мин дә бар, юбилеегыз белән тәбрик...

В.Ганиева юбилей кичәләренә әзерләнә

ТРның һәм РФның халык артисты, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, "Дуслык ордены" кавалеры Венера Ганиева бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә. 60 яшьлек юбилее белән җырчыны Казан мэры Илсур Метшин котлады.

"Сезне барлык казанлылар, иҗатыгызны сөючеләр исеменнән, шулар арасында мин дә бар, юбилеегыз белән тәбрик итәм!" - диде шәһәр җитәкчесе. Венера Әхәт кызы, үз чиратында, шәһәр җитәкчесенә аның тавышына, җырларына, иҗатына битараф булмаганы өчен рәхмәт белдерде.

"Әлеге яшь шулай тиз килер дип бер дә уйламаган идем, әмма, артка әйләнеп карыйм да, никадәр күп эш эшләнгәнен күреп сөенәм: мин М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында бөтен әйдәп баручы сопрано партияләрен башкардым", - дип сөйләде опера йолдызы.

Илсур Метшин Венера Ганиевадан озын иҗат юлы дәвамында башкарылган кайсы партияләр иң яратканы булды дип кызыксынды. Артист сүзләренә караганда, аңа бигрәк тә "Травиата"да Виолетта, Вердиның "Риголетто"сында Джильда, "Царская невеста"да Марфа партияләрен яратып башкарган.

Халык артисты бүгенге көндә яшьләр белән шөгыльләнүен, аларга осталык серләрен бирүен сөйләде. Венера Ганиева опера һәм балет театрында вокал укытучысы булып эшләү өстенә, Гөлнара Гатина һәм Венера Протасова кебек опера труппасы солистларының остазы да булып тора.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев