Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мәхәббәт хакына 50 килога ябыктым” [+фото]

Эллиада Сковпина, Уфа: - Музыка училищесына укырга кергәндә, авырлыгым 115 килога җитте.

Табиблар симерү диагнозы куйды, ябыгырга кирәклеген әйттеләр. Әмма моңа ничек ирешергә икәнен берәү дә аңлатмады. Ничек тә ябыгырга, дигән максатны гашыйк булгач куйдым.

Башта ач торып карадым, аңымны җуеп егылган чакларым да булды. Ябыктыра торган дарулар, биокушылмалар да эчтем, кайберләре булышты да, әмма соңыннан авырлык кире кайта иде.
Дус кызларым мине спорт белән шөгыльләнергә өнди башлады. Иртәнге сәгать алтыда торып, паркка йөгерергә чыктым. Шуннан соң көн дә спорт белән шөгыльләнә башлап, ашауны киметеп, ярты елда 40 килога ябыктым. Салынып төшкән тән тиресен тарттыру өчен, көч таләп итә торган күнегүләр ясый башладым.

Хәзер авырлыгым - 65 кг. Көн саен спорт залына йөрим, кардио күнегүләргә аерым игътибар бирәм, тән тиресе эластик булсын өчен маскалар ясыйм. Ябыккач, тормышым бөтенләй үзгәрде. Артык авырлык белән бергә читенсенү, оялу, комплекслардан котылдым. Көч таләп итә торган күнегүләр ярдәмендә характерым да үзгәрде, эчке яктан да, тыштан да көчле хатын-кызга әйләнде.

Азатым да минем белән горурлана, мактап тора. Хәзер күбрәк аксымлы ризыклар белән тукланам. Бу - тавыкның ак ите, яшелчә, йомырка, иртән солы боткасы, эремчек, балык. Эремчек белән солы оныннан тәмле ризыклар пешерәм. Ә ябыгырга теләүчеләргә шуны әйтер идем:

"Иртәгә ябыгам, киләсе атнадан башлыйм", - дияргә түгел, эшне бүгеннән үк башларга кирәк.

http://www.kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев