Реклама
Ютазыда сөеклесе аерылып киткәндә әтәч белән тавыкларны да үзе белән алган (Казан, 17 март, "Татар-информ"). Ютазы районы авылларының берсендә яшәүче ир кеше үзенең сөяркәсенә шикаять иткән. Сәбәбе - тавыклар. Ир кеше хокук саклаучыларга хәбәр итүенчә, сөеклесе, аннан аерылып киткәндә әтәче белән бергә бөтен тавыкларны да эләктергән. Ир-атны бу рәвешле милек...
Ютазыда сөеклесе аерылып киткәндә әтәч белән тавыкларны да үзе белән алган
(Казан, 17 март, "Татар-информ"). Ютазы районы авылларының берсендә яшәүче ир кеше үзенең сөяркәсенә шикаять иткән. Сәбәбе - тавыклар. Ир кеше хокук саклаучыларга хәбәр итүенчә, сөеклесе, аннан аерылып киткәндә әтәче белән бергә бөтен тавыкларны да эләктергән. Ир-атны бу рәвешле милек "бүлү", әлбәттә, канәгатьләндермәгән, дип гыйбрәтле хәлне сурәтли "Ютазы таңы" газетасы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз