Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мәхәббәт – ул йөрәк эше...”

2016 елның 24 февралендә Мәскәүдә "Мәхәббәт - ул йөрәк эше" дип исемләнгән фильмны тәкъдим итәчәкләр.

Әлеге тулы метражлы нәфис фильмны талантлы яшь режиссеры Гаяр Нуриманов төшерә.


Этник компонентлы, киң катлам тамашачыга исәпләнгән 120 минут дәвам иткән драма жанрындагы әлеге фильмдагы төп рольләрне Римма Галләмова, Тимур Хәмитов, Мәрьям Сәлахова, Радик Яруллин, Динара Әлимова башкара. "Үзеңнең гаиләңне саклап калыр өчен син нәрсәгә әзер?" - бу сүзләр киноның төп слоганы.

...Өеңдә бәрәкәт, яныңда газиз балаң, сине яраткан ирең булганда, теләсә кем сине бәхетле хатын-кыз, дип атый. Алия һәм Дамир гаиләсендә дә барысы әйбәт бара. Кайберәүләр бары тик хыяллана гына торган әйберләр дә инде тормышка ашкан аларның. Алия моның һәрвакыт шулай булачагына чын күңелдән ышана. Ләкин, ни кызганыч, язмыш ишеккә шакыганда, без көчсез булабыз шул. Алиягә иренең автокатастрофада һәлак булганлыгы турында хәбәр итәләр. Бер мизгелдә аның тормышы асты-өскә килә. Бу ханым хәсрәтне авыр кичереп, кызы белән берүзе генә кала. Ләкин иренең һәлак булганын аңларга да өлгерми, Алия сәер хат табып ала, шуннан соң тормыш иптәшенең үлеме очраклы түгеллеген аңлый. Героиня тикшеренү башлый. Алия һәм аның кызы Адилә язмыш бураннарына каршы тора алырмы? Исән калрмы?...

- Әлеге фильм идеясен мин күңелемдә бик озак йөрттем. Һәм, ниһаять, аны тамашачыларга да күрсәтергә телим. Без кайвакыт әйләнә-тирәбездә бернәрсә дә күрмибез, иң якын кешеләребезне дә рәнҗетәбез. Минем кинокартинам гаилә кыйммәтләрен саклап калуга багышлана, - ди фильмның режиссеры Гаяр Нуриманов.

Әлеге фильм өч ел дәвамында төшерелә. Премьерадан соң картина Мәскәүнең берничә кинотеатрында, башка шәһәрләрдә дә күрсәтеләчәк. "Мәхәббәт - ул йөрәк эше" - Гаяр Нуримановның дебют эше 16 яшьтән өлкәнрәк урыс телле аудиториягә исәпләнгән Мәскәүдә төшерелгән беренче татар фильмы ул. Әйтергә кирәк, фильм субтитрлар белән барачак.

http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/51760-%E2%80%9Cm%D3%99h%D3%99bb%D3%99t-%E2%80%93-ul-y%D3%A9r%D3%99k-eshe%E2%80%9D.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X