Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миллионнар миллионерга каршы

Якын арада Фабио Капеллоны башка кеше алмаштырачак. Инде биш көн дәвамында спорт матбугаты чаралары әнә шул хакта шаулый.

Хәтта итальян тренерын вазыйфасыннан алырга да өлгерделәр инде. Дөрес, әлегә хәбәрне рәсми рәвештә раслаучы булмады, әмма эшләрнең шуңа таба барганын спорт министры Виталий Мутко да сиздерде. Кичә 69 яшен тутырган Капелло чыннан да китеп барса, аның урынына кемне билгеләрләр?
140 миллион халыктан ничек 22 футболчы чыкмый?
"Ә нәрсә, кичә берәрсе футбол уйнадымыни? Юк, карамады", - дип җавап биргән Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, журналистлар аннан Владимир Путинның якшәмбе көнне узган матч нәтиҗәсенә карата фикерен белешкәч. Ил башлыгы барлык матчларны карап бара алмый, әлбәттә. Гомумән, моннан ары андыйлар тагын да кимергә мөмкин әле. Ә менә аның тирәсендәге җитәкчеләрнең Россия командасының үз кырында Австриягә оттырганын һәм шул рәвешле киләсе елда узасы Европа Чемпионатында катнашу мөмкинлеген бөтенләй диярлек кулдан ычкындырганын белми калулары шик уята. Җитмәсә, Россия Президенты администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов та безнекеләрнең чыгышы турында ни уйлаганын яшереп тормады. "Нинди бәя бирәсең инде? Мескенлек бит бу", - диде ул. Ә гади тамашачыдан сорасаң, сүгенмичә әйтелгән сүзләр, гомумән, сирәк ишетелә.
Тагын өч елдан үзендә Дөнья Чемпионатын уздырырга әзерләнеп ятучы илнең футболчылары, шулай итеп, киләсе елда Европа беренчелегендә чыгыш ясый алмаска мөмкин. Инде нишләргә? Футболчыларны алмаштырып булмый. Әлбәттә, башка тренер кирәк! Күпләр әнә шулай уйлый һәм инде атна буе итальян белгече Фабио Капелло урынына яңа кеше эзли.
Китү-китмәве хакында Капеллоның үзеннән телгә алынган матч тәмамлангач ук кызыксындылар. "Сез отставкага китү турында уйлана башлау өчен Россия командасы тагын ничә тапкыр оттырырга тиеш? Иртәнгә кадәр үзегез китмисезме?" - дип сорадылар тренердан матбугат конференциясендә. Хәер, бу инде сорау гына түгел иде. "Эш бирүчеләр белән сөйләшүдән качарга җыенмыйм. 8 ай бушка эшләдем. Әгәр дә акча гына кызыктырса, күптән Халыкара футбол федерациясенә мөрәҗәгать итәр идем. Россиягә хөрмәт йөзеннән бу адымга бармадым. Һәр тәнкыйтьне дә кабул итәм. Бу - эшемнең бер өлеше. Ләкин файдалы һәм урынлы тәнкыйть кенә булсын". Кыскасы, башта рәхмәт әйтегез әле.
ЦСКА футбол клубы президенты, Россия футбол берлегенең финанс комитеты җитәкчесе Евгений Гинер әйтүенчә, Капелло белән килешүне өзгән өчен оешмага 30 миллион евро акча түләргә туры килмәгәе. Рәсми булмаган мәгълүматларга ышансаң, итальян белгеченең еллык хезмәт хакы 7 миллион сумны тәшкил итә. Ә аның белән килешүне өзгән очракта, Италиянең салым органнарына да 11 миллион евро акча түләргә туры киләчәк икән әле. Андый килешүне Капелло белән кем төзегән, моңа кадәр җыелма командалар белән уңышка ирешә алмаган остаздан нәрсә өмет иткәннәр? Беркем дә җаваплылыкны үз өстенә алырга теләми. Әмма эш акчага гына барып төртелсә, аны гына хәл итәселәре шик уятмый. Интернетта әнә футбол сөючеләр Капеллога түләргә дип акча җыя башлаган инде. Тизрәк китсен дә яңа тренер билгеләнсен: 2018 елда узасы Дөнья Чемпионатына әзерләнәсе бар.
Атна башында Россиянең спорт министры Виталий Мутко да Капеллоның язмышы хәл ителгәнен сиздерде. Министр сүзләренә караганда, "илнең төп командасы белән идарә итү мәсьәләләре июнь ахырында - июль башында хәл ителәчәк, хәтта кайбер карарлар кабул да ителгән инде. Әмма төп сүз Россия футбол берлеге тарафыннан әйтелергә тиеш икән. "Тоттың да нидер эшләдең түгел бит әле, - дигән Мутко. - Алга таба кем җитәкләячәген дә уйларга кирәк. Бу гади генә мәсьәлә түгел. Шуңа күрә бераз вакыт кирәк". Шул ук вакытта министр Капеллога карата яхшы мөнәсәбәттә булганын да әйтә. Россия футбол берлеге вәкилләре дә озак көттермәде. Алар 24 июнь көнне оешманың башкарма комитеты утырышын уздырачак. Кыскасы, хәзер инде Капеллоның китәсенә шик калмады диярлек.
Ә аның урынына кем килер? Кандидатлар исемлегендә дистәгә якын кеше исәпләнә. Араларында хәтта "Рубин"ның элеккеге баш тренеры, хәзер "Ростов"та эшләүче Корбан Бәрдыев та бар иде. Әмма кичә ул Ростов клубы белән ике еллык яңа килешү имзалаган. Ә төп кандидат булып Леонид Слуцкий белән Олег Кононов санала. Болар - быел Россия Чемпионатында икенче һәм өченче урынны алган командаларның тренерлары. Тик алар гына ни эшли алыр икән? Шул ук футболчылар калачак бит. Әле ярый 2018 елда узасы Дөнья Чемпионатына эләгү өчен сайлап алу турнирында чыгыш ясыйсы юк.
("Ватаным Татарстан", /№ 85, 19.06.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев