Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мин татарча сөйләшәм!» яңа җанлы музыка бәйгесе игълан итә

Гаризалар 8 мартка кадәр кабул ителә. 9 мартта «Мин татарча сөйләшәм!» оештыручылары 10 иң шәп башкаручыны билгеләячәк.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе оештыручылары яңа җанлы музыка бәйгесе игълан итә. Бу хакта Вконтакте челтәрендә белдерү эленгән.

берүзең яки төркем белән тере аккомпанементка җыр башкарырга (рэперлар өчен «минус"ка да укырга ярый) һәм аны видеога төшерергә кирәк (профессиональ камерамы, телефонмы — аермасы юк. Яңа җырларга өстенлек бирелә. Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми).

Гаризаны тутыру өчен сылтама — https://clck.ru/MHDE9

Гаризалар 8 мартка кадәр кабул ителә. 9 мартта «Мин татарча сөйләшәм!» оештыручылары 10 иң шәп башкаручыны билгеләячәк.

Сайлап алынган 10 катнашучы видеолары 10 март көнне «Мин татарча сөйләшәм» төркемендә эленәчәк.

Тавыш бирү 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ике җиңүче булачак: иң күп тавыш җыйган һәм оештыручылар тарафыннан сайланган. Алар 26 апрель көнне Бауман урамында «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

Фото: vk.com/mintatsoy

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев