Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мин укучы» суперсервисы ярдәмендә һәр укучы белем бирү сыйфатын бәяли алачак

Мобиль кушымтаны сынауда Татарстанның 10 районыннан 500 мәктәп укучысы катнаша.

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Татарстанда пилот проекты сыйфатында «Мин укучы» дип аталган суперсервис эшли башлавын һәм аның ярдәмендә һәр укучы белем бирү сыйфатына бәя бирә алачагын әйтте. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта белдерде.

«Укучыга төшке аш ошаганмы? Контроль эше никадәр авыр булган? Укучы стресс кичермәгәнме? Бу сорауларга 447 мең мәктәп укучысының һәрберсеннән җавап алып булачак. Укучылар белән элемтә методик берләшмәләр өчен белем бирү процессына төзәтмәләр кертергә ярдәм итәчәк», — дип белдерде Айрат Хәйруллин.

Министр сүзләренә караганда, 2020 елның 1 сентябреннән Татарстанда сынау проекты сыйфатында «Мин укучы» суперсервисы эшли башлаган. Суперсервисны сынауда 10 районнан 500 мәктәп укучысы катнаша.

«Агымдагы елның 30 сентябреннән башлап Татарстанның барлык мәктәп укучыларына мобиль кушымтаны күчереп алу мөмкинлеген булдыруны максат итеп куйдык. Суперсервис балага вакытында өй эшләрен башкарырга мотивация бирәчәк, ул үзенең белем дәрәҗәсен мәктәптәге, райондагы башка укучылар белән чагыштыра алачак. Укытучы җайланма ярдәмендә балага шәхси биремнәр дә җиткерә алачак», — диде Айрат Хәйруллин.

Әлеге мобиль кушымта апрель аенда дистанцион укулар башлангач мәктәп укучылары заказы буенча эшләнгән. Суперсервисны проектын ясаганда төрле сыйныф укучылары катнашкан. Шулай ук бу эшкә республиканың иң яхшы психологлары һәм дизайнерлары җәлеп ителгән.

«Ел азагына кадәр уку процессын тагын да кызыклырак итәргә мөмкинлек бирүче уен механикалары барлыкка киләчәк. Без проектны кулланышка тапшырдык та, оныттык дигән сүз юк. Әлеге продукт барлыкка килү белән, педагоглар һәм укучылар тарафыннан яңа сораулар туачак. Ул эволюцион рәвештә үсәчәк», — диде министр. 

Фото: digital.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев