Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов чит ил илчеләренә «Россия – Ислам дөньясы» эше турында сөйләячәк

Татарстан Президенты Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рособоронэкспорт» башлыгы Александр Михеев, шулай ук Россия Тышкы эшләр министрлыгының кайбер чит илләр илчеләре белән очрашырга планлаштыра. Анда «Россия — Ислам дөньясы» төркеме эшчәнлеге турында хәбәр ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнехановның «Рособоронэкспорт» АҖ генераль директоры белән очрашуы көннең беренче яртысына планлаштырыла, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Мәскәүгә барачак. Анда Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы бинасында чит дәүләтләрнең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләре өчен «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме презентациясе узачак. 

«Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме 2006 елда Евгений Примаков һәм Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә, Россия Федерациясе күзәтүче буларак Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кушылганнан соң оештырыла. Рөстәм Миңнеханов төркемне 2014 елдан Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкли.
 

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев