Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Дәүләт Советына сайлауда «Бердәм Россия» исемлеге башында тормаячак

Партия уставы буенча сайлауларга праймеризда катнашкан кешеләр генә бара ала, Татарстан Республикасы Президенты алдан тавыш бирүдә катнашмаган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе исемлеге башында тормаячак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуда әйтте.  Казан Кремлендә шул хакта аңлатма бирделәр.

«Вазгыять бик гади аңлатыла. Партия уставы буенча сайлауларга праймеризда катнашучылар гына бара ала. Республика Президенты партия эчендәге тавыш бирүдә кандидат сыйфатында катнашмады», — диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты сайлаучылар белән эшләүнең мондый форматын хуплый, чөнки шулай итеп тагын бер кабат гражданнарны борчыган мәсьәләләрне белеп була. Якшәмбе көнне ул алдан тавыш бирү участогына шәхсән үзе барып, Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирде, дип искә төшерде Галимова.

Алдан тавыш бирүдә 400 меңнән артык татарстанлы катнашты. Тавыш бирү оешкан төстә узды, шикаятьләр килмәде.

Татарстанда барлыгы 460 хисап участогында 1 909 участокта хисап комиссиясе әгъзасы эшләде. Татарстан «Бердәм Россия» партиясе праймеризында 222 кандидат катнашты, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы булып тормый.

 

Фото: архив/Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев