Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районының Октябрьский һәм Осиново бистәләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсендә булды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә көндәлек авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату буенча традицион ярминкә оештырылды.

Посещение Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым
сельскохозяйственной ярмарки в Агропромышленном парке "Казань"

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьский (“Яңа Тура” технополисы) һәм Осиново (“Салават күпере” сәүдә үзәге) бистәләрендә бүген иртәнге сәгать алтыдан аграр ведомство һәм муниципалитетлар оештырган ярминкәләр эшли.

Авыл хуҗалыгы берләшмәләре, фермерлар, шәхси крестьян хуҗалыклары, азык-төлек сәнәгате предприятиеләре сатып алучыларга киң ассортиментта азык-төлек тәкъдим итә.

Посещение Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым
сельскохозяйственной ярмарки в Агропромышленном парке "Казань"

Аерым алганда, бәрәңге, кәбестә, кишер һәм башка яшелчәләр, сыер, дуңгыз, сарык, кош итләре, казылык эшләнмәләре, тавык йомыркасы, он, ярма, макарон, бал, шикәр комы, сөт һәм сөт продуктлары, атланмай, сыр, икмәк һәм кондитер әйберләре һәм башка продуктлар бар.

  • “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, язгы ярминкәләрдә шәһәр кешеләре республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән китерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарларын арзанрак бәядән сатып алырга мөмкин.

 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев