Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов мохтаҗ гаиләләрдәге мәктәп укучыларын планшетлар белән тәэмин итәргә кушты

Укучылар соңгы модель планшет компьютерлар алачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына күп балалы мохтаҗ гаиләләрдәге мәктәп укучыларын планшет компьютерлар белән тәэмин итәргә кушты. Сүз 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары турында бара, аларга хәзер төп дәүләт имтиханына (ТДИ) һәм бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) интенсив әзерлек алып барырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәзерге җаваплы чорда - чыгарылыш имтиханнарын тапшыруга әзерләнү вакытында балаларга ярдәм итү аеруча мөһим. Балалар килеп туган хәлдән интегергә тиеш түгел. Аларга шартлар тудыру - безнең бурыч. Хәзер моңа аеруча мохтаҗ булган гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Кичә Татарстан Президенты интернет аша Чаллы лицееның берсендә һәм Лениногорск нефть техникумында берничә онлайн-дәрестә булды. Укучылар һәм педагоглар белән аралашу барышында проблемалы сораулар яңгырады.

Аерым алганда, күп балалы аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен виртуаль дәресләрдә катнашу өчен техник чаралар булу мәсьәләсе актуаль. Рөстәм Миңнеханов соңгы модельле 2 мең планшет сатып алырга кушты. Җайланмалар мәктәпләргә тапшырылачак, аннан гаиләләргә биреләчәк. Уку тәмамланганнан соң, планшетлар мәктәпкә кайтарыла.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X