Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов: Татарстан Стратегия буенча социаль өлкәгә бер елда 1000 млрд сум күчерде

ТР Хөкүмәте йортында «Татарстан Республикасы агломерацияләренең социаль-икътисади үсеш проблемалары һәм перспективалары» дигән стратегик сессия башланды.

Татарстан узган елда Стратегия-2030 кысаларында республикада социаль өлкәне үстерүгә 100 миллиард сумга якын акча юнәлдерде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«Төп максат — кеше капиталын үстерү, социаль инфраструктура булдыру, уңайлы мохит формалаштыру. Узган ел әлеге максатларга, социаль объектларга, юлларга 100 миллиард сумга якын инвестиция юнәлдерелде. Биредә мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният объектлары хакында сүз бара», — диде Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның үсеше 2015 елдан республика законы белән беркетелгән Стратегия-2030 нигезендә билгеләнә. Стратегияне формалаштыру кысаларында барлык кызыксынган яклар: халык, бизнес, иҗтимагый оешмаларның фикере исәпкә алынды. Татарстанның барлык дәүләт программалары да Стратегия-2030 нигезендә әзерләнә.

«Стратегия — агымдагы чынбарлыкны исәпкә алып тулыландырыла торган документ ул. Мисал өчен, 2019 елда Стратегия-2030 РФ Президенты Владимир Путин раслаган илкүләм проектлар белән бер үк вакытта эшләнде. Шул ук вакытта, без сизелерлек үзгәрешләр кертмәдек, чөнки илкүләм проектларның төп бурычлары һәм максатлары безнең Стратегиягә туры килә», — дип искәртте Татарстан Президенты.

ТР Хөкүмәте йортында «Татарстан Республикасы агломерацияләренең социаль-икътисади үсеш проблемалары һәм перспективалары» дигән стратегик сессия башланды. Аның эшендә РФ Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре катнаша. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X