Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнехановка Philips Healthcare үзәгендә гомер озынайту технологиясен тәкъдими ттеләр

Татарстан Республикасы Президенты Нидерландка кыска вакытлы эш сәфәре белән килде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Philips Healthcare инновацион үзәгендә булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Philips инновацион үзәге Төньяк Эйндховенда урнашкан һәм югары технологияле инновацияләрне тәкъдим итү мәйданчыгы булып тора. Рөстәм Миңнехановка үзәк эшчәнлеген тәкъдим иттеләр. Биредә төп игътибарны сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә тикшеренүләргә, гомер озынлыгын арттыруга, кешеләрнең сәламәтлеге торышы турында мәгълүмат туплауга һәм алынган мәгълүматларны эшкәртүгә юнәлтәләр. Онкологик авырулар өлкәсендә тикшеренүләр өстенлекле булып тора.

Визит делегации Республики Татарстан 
во главе с Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
в Королевство Нидерландов

Компания вәкилләре белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов Инновацион үзәкне карау мөмкинлеге тудырылуы өчен рәхмәт белдерде. Ул Россиядә кайбер милли проектлар кабул ителгәнлеген, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә, дип искәртте. Бу – гомер озынлыгын арттыру, тулаем алганда, тормыш сыйфатын яхшырту кебек юнәлешләр.

«Сезнең җиһазлар күп кешеләрнең тормышын саклап калырга ярдәм итә. Без җиһазларның пациентлар өчен тагын да уңайлырак була баруын күрәбез», - диде Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанның Philips компаниясе белән мөнәсәбәтләре тарихы барлыгын әйтте. Аның сүзләренчә, бу хезмәттәшлек дәвам итәчәк.

Визит делегации Республики Татарстан 
во главе с Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
в Королевство Нидерландов

Очрашу барышында яклар сәламәтлек саклау өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру, шул исәптән Philips җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча киләчәктәге адымнар турында фикер алышты. Татарстан Республикасы Президенты Philips компаниясенең кулланыла торган җиһазларын реновацияләү һәм компаниянең яңа аппаратларын сатып алу мөмкинлеген өйрәнәчәк эшче төркем төзергә тәкъдим итте.

Philips компаниясенең Казан вәкиллеге рәсми рәвештә 2011 елның 2 ноябрендә ачылды. Хәзерге вакытта вәкиллек штатында 30лап кеше исәпләнә. Philips республика сәламәтлек саклау тармагының төп бурычларын хәл итүдә актив катнаша. Татарстанда уртак проектлар арасында хатын-кызларда сөт бизенең яман шешен диагностикалау һәм иртә ачыклау буенча чаралар комплексын үткәрү кебек проектлар бар.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев