Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев Юрий Гагарин һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Чехиядә Космонавтика көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашты.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россиянең Карловы Варыдагы генераль консулы Михаил Леденев Чехиядә беренче космонавт Юрий Гагарин һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минтимер Шәймиев Юрий Гагаринның тарихи очышы бөтен кешелеккә булган кебек безнең ил өчен дә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Ул Чехия җитәкчелегенә һәм шәһәр муниципаль хакимияте вәкилләренә беренче космонавт һәйкәлен саклауга булышулары өчен рәхмәт җиткерде.

Чехословакия Юрий Гагарин космоста булып кайтканнан соң 1961 елның 28 апрелендә килгән беренче чит ил шәһәре. 1966 елда космонавт Карловы Вары санаториеләренең берсендә дәваланган.

Юрий Гагаринга һәйкәл Карловы Вары халыкара аэропорты каршындагы Ольшовые Вратада урнаштырылган. Космонавт сыны көмеш скафандрда сурәтләнгән. Авторлары —Карловы Вары скульпторлары Антонин Кухарж һәм Гизела Зуброва-Кухаржова.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев