Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мишәбәш халкы мәчет каршындагы кибеттә аракы сатуны туктатуны сорый

Атна ахырында җирле үзидарәләрдә барган җыеннар төгәлләнәчәк. Халык белән очрашуларда җиткерелгән тәкъдимнәр, күтәрелгән проблемалар районның социаль-икътисадый үсеше фаразларында исәпкә алыначак. Авыл һәм шәһәр җирлекләрендә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү юнәлешләрен билгеләячәк. Бу атнада Мишә, Килдебәк, Иштуган, Явлаштау, Эзмә, Шекше мәдәният йортларында үткәрелгән җыеннарда Мишәбаш авылында яшәүчеләр аеруча активлык күрсәтте....

Атна ахырында җирле үзидарәләрдә барган җыеннар төгәлләнәчәк. Халык белән очрашуларда җиткерелгән тәкъдимнәр, күтәрелгән проблемалар районның социаль-икътисадый үсеше фаразларында исәпкә алыначак. Авыл һәм шәһәр җирлекләрендә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү юнәлешләрен билгеләячәк. Бу атнада Мишә, Килдебәк, Иштуган, Явлаштау, Эзмә, Шекше мәдәният йортларында үткәрелгән җыеннарда Мишәбаш авылында яшәүчеләр аеруча активлык күрсәтте. Халык сәламәт яшәү рәвешенә карашын белдереп, мәчет каршындагы кибеттә аракы сатуны туктатуны сорады. Кибет хуҗасы апрель аеннан киштәләрдән спиртлы эчемлекләрне алырга вәгъдә бирде. Мишәбашлылар суүткәргечләр линиясенә чишмә суын җибәрү мәсьәләсен узган җыенда ук күтәргәннәр иде. Халык фикере исәпкә алынып, хәзерге вакытта "Газификация" фонды аша әлеге проблеманы хәл итүнең проектын эшләү планга кертелгән. Явлаштауда кайбер йортларда яшәүчеләрнең телефон линиясеннән интернетка керүдән дә мәхрүм булуын күздә тотып, бу мәсьәләнең дә чишелешен табу юллары өйрәнелә.

Явлаштау авыл җирлегендә узган җыенда халык Украинадагы вәзгыятькә, туганнары язмышына да битараф түгеллеген күрсәтте.

Шулай ук Шекше мәдәният йортында район җитәкчеләре белән очрашуда да сораулар шактый булды. Халык җирлектә яшәүчеләр нотариаль хезмәт күрсәтүне Сабага күчерүне (хәзергә Шәмәрдәнгә йөри), кар кермәсен өчен Сәрдә авылы башына кыр ышыклау полосасы утыртуны сорады.

Килдебәк мәдәният йортында район җитәкчеләре белән очрашуда халыкка медицина хезмәте күрсәтүгә, төлкеләрне аттыруга, җир өстеннән үткәрелгән һәм транспорт белән йөрергә комачаулык итүче газүткәргечләргә, Мишә авыл җирлегендә булган җыенда уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрне эш белән тәэмин итүгә, Эзмәдә шәхси хуҗалыклардан сатып алына торган сөт бәясен арттыруга, Пүкәл авылында күп балалы гаиләләргә бүленеп бирелгән җир кишәрлекләрендә булачак йортларга газ торбалары салуга кагылышлы сораулар бирелде.

Ә урамнарны төзекләндерү мәсьәләсе бер генә җыенда да күтәрелми калмый. Иштуганда зиратка илтүче урамга вак таш җәеп бетерүне, Лесхозда Яшьләр урамында юл аша салынган торбаның диаметрын киңәйтү, Явлаштау­да, Килдебәктә урамнарны норматив хәлгә китерүне сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев