Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мишустин Мәскәү - Казан трассасын РФдә иң зур юл проекты дип атады

Россия Премьер-министры Татарстанда «Европа - Көнбатыш Кытай» трассасын төзү буенча киңәшмә ачты.

«Европа - Көнбатыш Кытай» халыкара проекты кысаларында Мәскәү - Түбән Новгород - Казан юлын төзү якындагы елларда илнең төп транспорт проекты булачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Алабугада узган эшлекле киңәшмә вакытында белдерде. Киңәшмәдә, шулай ук, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашты.

«Якындагы 3-4 елда бу Россиядә иң зур юл проекты. Ул бөтен Евразия киңлекләре өчен аерым әһәмияткә ия», - дип билгеләп үтте Мишустин.

Ул искә төшергәнчә, «Европа - Көнбатыш Кытай» трассасы Россия, Казахстан һәм КХР уртак проекты булып тора. "8,5 мең чакрым юлның 2 меңнән артыгы безнең ил территориясе буйлап узачак", - дип ассызыклады Россия Министрлар Кабинеты башлыгы.

Моннан тыш, Мәскәүдән Казанга кадәр трасса участогын булдыру икътисадның коронавирус пандемиясеннән соң торгызу кысаларында мөһим чара да булып тора. «Автотрасса Россиянең сигез эре агломерациясеннән дүртенчесе арасында туктаусыз тизйөрешле автомобиль элемтәсен тәэмин итәчәк. Проект регионнарга тизләтелгән үсешкә этәргеч бирә. Бу территорияләрдә эчке төбәк продуктының суммар үсеше 2050 елга 500 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк», - дип хәбәр итте Михаил Мишустин.

Ахырдан ул, проект кысаларында төзелеш эшләре 30 меңнән артык яңа эш урыны барлыкка килүгә китерәчәк, тагын 130 мең урын чиктәш тармакларда - автомобиль төзелеше, нефть химиясе, электроника, транспорт, логистика һәм хезмәтләр өлкәсендә барлыкка киләчәк, дип өстәде.

Фото: Егор Никитин

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X