Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мишустин ташламалы ипотека буенча беренче взносны 15 процентка кадәр киметте

Дәүләт субсидияли торган 6,5 процентлы ставка банк белән килешү срогы дәвамында (30 елга кадәр) гамәлдә булачак.

Премьер-министр Михаил Мишустин ташламалы ипотека буенча беренчел кертемне 20дән 15 процентка кадәр киметү турында карар имзалады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Мишустин сүзләренә караганда, шул рәвешле 1 ноябрьгә кадәр кредит алу өчен кирәкле сумманы җыярга өлгермәгән заемчыларны программага җәлеп итәргә мөмкин булачак.

«Тагын ике программада катнашучылар өчен шундый ук мөмкинлек барлыкка киләчәк: балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека һәм Ерак Көнчыгыш ипотекасы», — диде Хөкүмәт рәисе вице-премьерлар белән узган киңәшмәдә.

Апрель ахырында Владимир Путин кушуы буенча, 6,5 процент ташламалы ипотека программасын башлап җибәрделәр. Аның нигезендә, агымдагы елның ноябренә кадәр, Россиянең барлык төбәкләрендә алты миллион сумга кадәр, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта 12 миллион сумга кадәр яңа төзелештән торак сатып алу өчен кредит алырга мөмкин. Дәүләт субсидияли торган 6,5 процентлы ставка банк белән килешү срогы дәвамында (30 елга кадәр) гамәлдә булачак.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев