Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мистер Бин” ислам динен кабул иткән

Британиянең танылган комедия артисты октябрьнең беренче көнендә ислам динен кабул иткән. Әлеге хәбәргә ышанмаучылар да бар, әмма күпчелек барыбер шатлана. Атнаның икенче көнендә танылган актер Роуэн Аткинсонның ислам диненә күчүе турындагы хәбәрләр пәйда булды. Wikipedia битендә әлеге вакыйганың хәтта төгәл датасы да күрсәтелгән - 2013 елның 1 октябре. "Мистер Бин"...

Британиянең танылган комедия артисты октябрьнең беренче көнендә ислам динен кабул иткән. Әлеге хәбәргә ышанмаучылар да бар, әмма күпчелек барыбер шатлана.

Атнаның икенче көнендә танылган актер Роуэн Аткинсонның ислам диненә күчүе турындагы хәбәрләр пәйда булды. Wikipedia битендә әлеге вакыйганың хәтта төгәл датасы да күрсәтелгән - 2013 елның 1 октябре. "Мистер Бин" образында бөтен дөньяда танылу алган артистны Facebook челтәрендәге шәхси битендә өч меңнән артык кулланучының котлавы турында хәбәр бар. Котлаучылар арасында сәяси эшлеклеләр булуы да үзенчәлекле, аерым алганда, Аткинсонны әлеге уңайдан Туниста хаким итүче "Әл-Нәхдә" фиркасе җитәкчесе Рәшид Ганнуши да бар икән. Хәбәрләргә караганда, үз иленнән куылган чакта Ганнуши белән Аткинсон Лондонда еш аралашканнар.

Мәгълүмат intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев