Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпләрдә “Селфи төшерү куркынычсызлыгы” дәресе

Татарстанда рус милли хәрәкәте активистлары, мәктәпләрдәге татар теле сәгатьләрен күпсенеп, "файдалырак" фәннәр керсен дип йөргәндә, федераль үзәктәгеләр "Селфи төшерү куркынычсызлыгы" дип аталган яңа дәрес сәгатьләрен кертергә тәкъдим итә. Соңгы арада кешеләрнең селфи төшергәндә имгәнү очраклары турында хәбәрләр күбәйде. Кемдер үзен фотога төшергәндә биеклектән егылган, кемнедер елан чаккан. Белгечләр мәктәпләрдә кесә...

Татарстанда рус милли хәрәкәте активистлары, мәктәпләрдәге татар теле сәгатьләрен күпсенеп, "файдалырак" фәннәр керсен дип йөргәндә, федераль үзәктәгеләр "Селфи төшерү куркынычсызлыгы" дип аталган яңа дәрес сәгатьләрен кертергә тәкъдим итә.
Соңгы арада кешеләрнең селфи төшергәндә имгәнү очраклары турында хәбәрләр күбәйде. Кемдер үзен фотога төшергәндә биеклектән егылган, кемнедер елан чаккан. Белгечләр мәктәпләрдә кесә телефоннарына үз-үзеңне фотосурәткә төшерүнең аяныч нәтиҗәләргә китерү ихтималын аңлаткан дәресләр кертергә кирәк, дип чаң суга. Һәрхәлдә бу сүзне "Куркынычсызлык өчен" дигән иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре әйтә.
Бу турыда хат РФ Мәгариф министрлыгына юлланган. Дәрес вакытында профессиональ фотографлар селфи ясау серләренә өйрәтсә, психологлар белән полиция хезмәткәрләре селфи чиреннән котылу турында нотык сөйләячәк. Кешеләрне, бигрәк тә балаларны алдан кисәтсәң, хәерлерәк дип әйтәләр. Мондый дәресләрне 1 сентябрьдән Санкт-Петербургта уздыра башларга рөхсәт сорыйлар.
РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте, аерым селфи куркынычсызлыгы турында дәрес сәгате кирәк түгел, гомумән, төрле предметлар белән эш иткәндә, хайваннар белән аралашканда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк, дигән фикердә тора. Мәктәпләрдә болай да Тормыш иминлеге нигезләре укытылганын искә төшергәннәр.
Активистлар, мәктәптә аерым дәрес булмаса да, урам, парк һәм скверларда куркынычсыз селфи кагыйдәләрен аңлаткан элмә такталар куелырга тиеш, ди.
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев