Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәптә акчасыз булмый

Илдәге иң кирәкле һөнәрләр билгеле. Әйтүләренә караганда, бүген мәгълүмати технологияләр, сәламәтлек саклау, физкультура һәм спорт өлкәләрендә белгечләр җитми. Россия икътисад университеты ихтыяҗ зур булган һөнәрләр исемлеген төзегән.

Эш барышында мәшгульлек үзәкләреннән алынган мәгъ­лүматларны һәм эш эзләү­челәргә куелган таләпләрне дә исәпкә алганнар. Бүген мәгъ­лүмати технологияләр, сә­ламәтлек саклау, физик куль­тура һәм спорт өлкә­лә­рендә эш табу мөмкинлеге зуррак, дигән нәтиҗәгә кил­гәннәр. Моннан тыш эретеп ябыштыручы, слесарь кебек төрле сәнәгать оешмаларында очраучы бер үк төрле һөнәр ияләренә дә кытлык сизелә, дигәннәр.

 
Тәкъдим ителгән эш урыннарының һәр дүр­тен­чесендә диярлек бакалавриат дәрәҗәсендәге белем та­ләп ителә. Әнә шундый бел­гечләрнең 46 проценты мәгъ­лүмати технологияләр тармагына туры килә. Сүз уңаен­нан, башкалар белән чагыштырганда, аларга иң зур хез­мәт хакы вәгъдә итә­ләр. Аз да түгел, күп тә түгел, аена уртача 54 мең сум алып эшләя­чәк­ләр. Соңгы арада бухгалтерларга ихтыяҗ артуы кү­зәтелә, дигән белгечләр.

 
Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыруда исә респондентлардан: “Яшьләр ни өчен укытучы булырга теләми?” – дип сораганнар. Халыкның 55 про­центы әйтүенчә, бу – мө­галлимнәрнең хезмәт хакы түбән булуга бәйле. Сораштыруда катнашу­чылар­ның 21 проценты фикеренчә, балалар белән эшләү бик авыр. Россиялеләрнең 14 про­­центы исә укытучылар­ның укытудан кала да эше күп, дип саный. Чын мөгал­лимгә хас төп сыйфатларны да атаганнар. Болар – һөнәри осталык (33 процент), балаларга һәм һөнәргә мәхәббәт (27 процент), шәфкатьлелек (21 процент). Сораштыруда катнашу­чыларның 14 проценты укытучы һөнәрен сайлаучылар моны балачак хыялына бәй­ле, дип аңлатса, тагын шул ук кадәресе: “Балаларны яраталар”, – дип белдергән.

Фото: https://pixabay.com | GraphicMama-team

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев