Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ ҖИТӘ

Мәүлид - Аллаһының Рәсүле-илчесе, Раббыбыз күрсәткән туры юлны күрсәтүче Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килгән көне. Шуңа күрә ул мөселманнар арасында олугъ бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд рабигүль аеның 11еннән 12нче көненә каршы төн уртасында Мәккә шәһәрендә туа һәм 63 ел яшәгәч, янә шул ук айның шул ук төнендә Мәдинә шәһәрендә...

Мәүлид - Аллаһының Рәсүле-илчесе, Раббыбыз күрсәткән туры юлны күрсәтүче Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килгән көне. Шуңа күрә ул мөселманнар арасында олугъ бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд рабигүль аеның 11еннән 12нче көненә каршы төн уртасында Мәккә шәһәрендә туа һәм 63 ел яшәгәч, янә шул ук айның шул ук төнендә Мәдинә шәһәрендә вафат була.

Мәүлид - бер генә көн үткәрелми, ә тоташ ай буе дәвам итә. Милади календарь буенча быел ул 12 нче гыйнвардан 13енә туры килә. Мәүлид ае башлангач, кешеләр үзләре теләгәнчә һәм хәлләреннән килгәнчә, туганнарын, якыннарын җыеп табын ашлары уздыралар, кунакка йөрешәләр, Мәүлид укыйлар, Пәйгамбәребезгә күп итеп салават әйтәләр.Әлбәттә, Рәсүлебезнең күркәм холкы, өстенлекләре, гыйбадәт кылулары һәм тормышының башка вакыйгалары турында да искә алына, күркәм вәгазьләр сөйләнелә. Шулай ук Коръән аятьләре, догалар уку, фәкыйрьләрне сыйлау, сәдака бирү дә күркәм гамәлләрдән санала. Кыскасы, бу көннәрдә Аллаһ илчесен ни кадәр күбрәк зурласак, шул кадәр савап­лы булырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев