Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр күз уңында

Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышына уңайлыклар кертү буенча соңгы елларда күп эшләр башкарыла. 2011 елда Татарстанның "Уңайлы мохит" программасын гамәлгә ашыру инвалидларга карашны үзгәртүдә зур этәргеч булды. Программа кысаларында 2011-2015 елларда республикабызда 709 объект җиһазландырылган - шулар исәбендә сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният, социаль яклау учреждениеләре. Бу максатларга бюджеттан 2,5 миллиард...

Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышына уңайлыклар кертү буенча соңгы елларда күп эшләр башкарыла. 2011 елда Татарстанның "Уңайлы мохит" программасын гамәлгә ашыру инвалидларга карашны үзгәртүдә зур этәргеч булды. Программа кысаларында 2011-2015 елларда республикабызда 709 объект җиһазландырылган - шулар исәбендә сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният, социаль яклау учреждениеләре. Бу максатларга бюджеттан 2,5 миллиард сумга якын акча бүленгән", - дип хәбәр итте Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 1 декабрьдә ТР Министрлар Кабинетында узган видеоконференциядә.

Инвалидларга эш бирү мәсьәләсе дә республикабызда уңышлы хәл ителә. Татарстанда гомуми инвалидлар исәбеннән 66 меңе эшкә яраклы яшендә, 27 меңенең хезмәт урыны бар. Конференциядә мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән һәм эшләргә теләк белдерүче һәр икенче инвалидның эшкә урнаштырылуы хакында да билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X