Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

М.Шәймиев: Татарстан парламенты РФ Конституциясенә каршы килә торган карар кабул итә алмый

Дәүләт Киңәшчесе, тел мәсьәләсен хәл итүнең оптималь юлы табылыр, дигән ышанычын белдерде.

Татарстан парламенты туган телләрне укытуга кагылышлы закон проекты буенча Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килерлек карар кабул итә алмый. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Дәүләт Советының 38нче утырышында әнә шулай дип белдерде.

Бүген депутатлар “Россия Федерациясендә Мәгариф турында” законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты буенча фикер алыштылар. 

Минтимер Шәймиев, Россия Президенты Владимир Путинның Йошкар-Оладагы чыгышыннан соң, тел мәсьәләсендә шау-шу һаман кимемәвен билгеләп узды.
“Мондый карарлар вакыты түгеллеге турында әйтеп килдек. Мин безнең тавышны ишетерләр, һәм тирән фикер алышулар булыр, дип уйлаган идем. Без уртак тел һәм формаларны табарбыз, дип әйтә килдек. Безнең күп милләтле халыкның гына түгел, башка республикаларның да фикерен ишетмәделәр. Нигә шулай ашыгырга – аңлашылмый. Бу бит Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләрен бозып эшләнә. Җыелышып, уртага салып сөйләшеп, хәл итү юлын таба алабыз бит”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе әйтүенчә, туган телләрне башлангыч сыйныфтан ук укытмау баланы туган теленнән ерагайта башлауга тиң булачак. “Бу бит әни теле. Бала бит “әни” дип кычкырып тора. Моны әйтеп бетереп булмый”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев инаугурация вакытында Россия Президенты Владимир Путинның ант бирүен искәртеп: “Төп лейтмотив илдә күп милләтлелек бердәмлеген һәм халыклар дуслыгын саклап калу иде бит”, - диде.

“Россия Конституциясенә каршы килеп, нәрсәгә ирешмәкче булалар? Татарстан парламенты Россия һәм Татарстан Конституцияләрен бозуга барыр, дип уйламыйм. Моның бит кадерен белергә кирәк. Белем бирү системасындагы җитешсезлекләрне, хилафлыкларны бу юл белән генә төзәтеп булмыйдыр. Бу - теләсә нинди ил өчен катлаулы проблема, күпмилләтле төбәкләр өчен бигрәк тә. Бу мәсьәләләрне хәл итү юлларын табарга тиешбез. Ничек баланы туган телен өйрәнүдән мәхрүм итеп була инде?! Сүзем юк”, - ди ул.

Минтимер Шәймиев элек тә катлаулы, четерекле мәсьәләләрне хәл итү юллары табылганын искәртеп, хәзер дә табылачагына ышанычы булуын әйтте. “Татарстан парламенты Конституциягә каршы килә торган карар кабул итә алмый”, – дип ул Татарстан депутатларының закон проектын хупламаячакларында шиге булмавын белдерде.

Фото: gossov.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев