Мәскәү 872 еллыгын билгеләп үтә
Яңалыклар

Мәскәү 872 еллыгын билгеләп үтә

Ял көннәрендә Мәскәүнең туган көнен бәйрәм итү барлык административ округлардагы 1500 мәйданчыкта узачак.

Ял көннәрендә Мәскәүнең туган көнен бәйрәм итү барлык административ округлардагы 1500 мәйданчыкта узачак. Шәһәрнең 872 еллыгы уңаеннан тантаналар шимбә көнне ВДНХда башланып китәчәк. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

"Барыгызны да Шәһәр көненә чакырам! Без башкаланың барлык округларында 1500 мәйданчык әзерләдек. Бәйрәмнең ачылышы ВДНХда булачак, ә төп вакыйгалар – Тверь мәйданында", - дип язган твиттерда Мәскәү мэры Сергей Собянин.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar


Нет комментариев