Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә Останкино телевидение манарасы Татарстан әләме төсенә керәчәк

30 августта, Татарстан Республикасы көнендә, Останкино телевидение манарасында 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстан әләме һәм юбилей белән котлау проекциясе күрсәтеләчәк.

Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, Россия телерадиотапшырулар челтәре Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең Останкино телевидение манарасы медиафасадында республика символы сурәтен трансляцияләү турындагы үтенечен хуплады. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

30 августта, Татарстан Республикасы көнендә, Останкино телевидение манарасында 10: 00 сәгатьтән 22: 00 сәгатькә кадәр республика әләме һәм юбилей белән котлау проекциясе күрсәтеләчәк.

Останкино телевидение манарасы - Европада һәм Россиядә иң югары корылма. Ул ил телевидениесе символы, гомуммилли бренд һәм Мәскәүнең иң танылган объектларының берсе. 

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Чыганак: tatmsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев