Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә узучы Халыкара прокурорлар ассоциациясе конференциясендә Кафил Әмиров катнашты

Мәскәүдәге конференциядә дөньяның 90 га якын иленнән 800 дән артык прокуратура хезмәткәре катнашырга теләк белдергән.

9 сентябрьдә Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка һәм Халыкара прокурорлар ассоциациясе (ХПА) президенты Джэймс Гамильтон тантаналы төстә ХПА нең гомуми җыелышын һәм 18 нче еллык конференциясен ачып җибәрде. Утырыш Мәскәүдә уза. Чараларда Татарстан прокуроры, икенче класслы юстиция дәүләт киңәшчесе Кафил Әмиров катнаша. Бу хакта ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.



Халыкара прокурорлар ассоциациясе дөньяның 150 ләп дәүләтеннән 250 мең прокурорны берләштерүче халыкара оешма булып санала.
Юрий Чайка конференциядә катнашучыларны сәламләп, алдагы дүрт көндә көн үзәгенә куелачак прокурорлар эшчәнлегендәге проблемалы мәсьәләләргә тукталды. Ассоциациянең гамәлдә булган вакытыннан алып, бу катнашучылар саны һәм вәкиллек дәрәҗәсе буенча иң зур форум.
Мәскәүдәге конференциядә дөньяның 90 га якын иленнән 800 дән артык прокуратура хезмәткәре катнашырга теләк белдергән. Делегацияләрнең 70 процентка якын өлеше белән генераль прокурорлар, дәүләт гаепләү хезмәтләре директорлары җитәкчелек итә.
Дүрт көн дәвам итәчәк утырыш барышында 16 ике яклы очрашу уздыру көтелә, аларның нәтиҗәләре буенча берничә килешү һәм меморандум имзаланачак.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев