Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мунчада җен бар

Без бәләкәй чакларда әби-бабайлар җен-пәриләр турындагы әкиятләрне булган хәл итеп сөйлиләр иде. Кичләрен караңгыда абзар, мунча тирәсенә якын да бармый идек. Егет булгач, мондый куркулар юкка чыкты, ә җенгә кагылышлы хәлләрне мәзәк итеп сөйләргә калды. Шулай бервакыт әбиемнәр авылында хатын-кызлар иртән сыерларны көтүгә чыгаргач, урам башындагы тәрәзәсез-нисез, җитмәсә, бик нык...

Без бәләкәй чакларда әби-бабайлар җен-пәриләр турындагы әкиятләрне булган хәл итеп сөйлиләр иде. Кичләрен караңгыда абзар, мунча тирәсенә якын да бармый идек. Егет булгач, мондый куркулар юкка чыкты, ә җенгә кагылышлы хәлләрне мәзәк итеп сөйләргә калды. Шулай бервакыт әбиемнәр авылында хатын-кызлар иртән сыерларны көтүгә чыгаргач, урам башындагы тәрәзәсез-нисез, җитмәсә, бик нык тузган кара мунча янында озаклап тормыш хәлләрен сөйләшеп торалар икән. Шул мунча эчендә дөбер-шатыр килгән тавыш ишетеп телсез калганнар болар. Тавыш өченче тапкыр кабатлангач, мунча ишеге ачылып та киткән һәм аннан корымга буялып беткән күрше авыл егете килеп чыккан. Кичтән нык салган егет өенә кайта алмыйча, шул мунчага кереп йоклаган. Әле идәндәге сулы ләгәнгә абынып, әле мичтәге корымлы ташка егылып, тәмам кара мәчкәйгә әйләнгән бу.

Данил Галләмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев