Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Муниципаль районнар арасында "Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү” конкурсында Саба районы беренче урынны алган

Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов уздырган видеоконференциядә "Муниципаль районнар (шәһәр округлары) арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр. Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин бәйгегә йомгак ясаганда Үзәк чыршының бизәлеше, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында үткәрелгән чаралар, муниципаль берәмлекләр порталында урнаштылган җәмәгатьчелек фикере нәтиҗәләренең...

Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов уздырган видеоконференциядә "Муниципаль районнар (шәһәр округлары) арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр. Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин бәйгегә йомгак ясаганда Үзәк чыршының бизәлеше, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында үткәрелгән чаралар, муниципаль берәмлекләр порталында урнаштылган җәмәгатьчелек фикере нәтиҗәләренең исәпкә алынуын билгеләп үтте. "Шәһәр тибындагы бистәсе булган авыл районнары арасында үзәк чыршыны иң яхшы бизәү" номинациясендә Саба муниципаль районы 1нче урынны яулады һәм бер миллион сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде. "Авыл җирлекләрендә чыршыны иң яхшы бизәү" номинациясендә җиңүчеләр республиканың биш зонасыннан сайлап алынды. Төньяк- көнбатыш зонасында Шәмәрдән авыл җирлегенә 2нче урын бирелде һәм 200 мең сум күләмендә призга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев