Дөресен генә әйткәндә, хәләл тамаша алып барырлык тамадаларыбыз да бар. Никах мәҗлесен алып баручы егет-кызларыбыз остарганнан-остара бара. Кунакларның күңелен күреп, мәгънәле җыр-шигырьләр башкарып, хәдисләр, Коръән сүрәләрен сөйләп тә, яшьләрне никахлашу көне белән котларга була икән.
Никах күкләрдә укыла
Никах кайда укылырга тиеш? Бу сорау да соңгы вакытта еш бирелә. Никахка әзерлек эшләренә керешкәнче, кайда үткәрү мәсьәләсе килеп баса. Бу юлы да кияү белән кәләш берничә урынны белешкәннән соң, өйдә укытыйк, дигән карарга килә. “Никах кыз өендә булырга тиеш, егет белән кызга никах укыган вакытта ишек-капкадан беркем йөрмәсен”, – дигән сүзләрне өлкәннәр авызыннан ишеткән бар-барын. Хәзер кафе һәм мәчетләрдә никах укыту модага кереп китте. Заманча бизәлгән залларны дин йортларының үзендә ясый башладылар. “Соңгы вакытта гел кафеларда оештырган мәҗлесләрне алып барырга туры килде. Шыгырдан авылында гына никахларны өйдә укыталар. Бездә хәзер кыз өендә мондый мәҗлес үткәрү сирәк күзәтелә. Чынлыкта никах кыз йортында укылса, дөрес һәм хәерле була”, – ди 800дән артык хәләл туй алып барган җырчы Ильяс Халиков. Ул инде 6-7 ел хәләл мәҗлесләрне алып бару белән шөгыльләнә. Мәчетләрдә үткән никах күпләрдә каршылыклы фикерләр уята. “Өйлә намазына җыелган бабайлар күп вакыт никах тәмамланганны көтеп тора. Игътибар итсәгез, мәчеткә төрле кыяфәттә киенгән кешеләр җыела башлый. Кәләшнең кайчак күлмәгеннән бөтен гаурәте күренә. Никах укылып беткәч, кияү белән кәләш, мөнбәргә басып, төрлечә кыланып фотога төшә башлый. Күп очракта никахка килгән кунаклар бөтен кешене этеп-төртеп йөри башлый. Никах ниндидер ямьсез бизнеска әйләнеп калды. Никахтан соң бу кешеләр ресторан-кафеларга китә. Мәчеткә шулай килүнең әҗере каламы икән? Никах табынының савабы да булырга тиеш”, – дигән иде “Казан нуры” мәчетенә укырга йөрүче Диләрә ханым.
Никахны кем укырга тиеш дигәндә, монда һәркем юрганны үзенә тарта булып чыкты. Мәскәүдәге бер дини үзәк әнә никахларны бары тик үзләрендәге дин галимнәре укырга тиешлеген искәрткән. Әтнәдә үткән никах мәҗлесендә Күңгәр авылы имам-хатыйбы Рубис хәзрәт Шакиров бу шик-шөбһәләрне таратты. “Никахны укый белгән һәркем укый ала. Аның кабул булуы кирәк”, – ди ул.
Нет комментариев