Саба таңнары

Nike Мария Шарапова белән хезмәттәшлекне туктата

Америкадагы спорт киемнәре җитештерә торган Nike компаниясе допинг тестын үтә алмаган Россия теннисчысы Мария Шарапова белән хезмәттәшлекне туктата, дип хәбәр итә «Франс Пресс» агентлыгы. Халыкара теннис федерациясе Шарапованы 12 мартка кадәр, аның эше буенча карар кабул ителгәнчегә кадәр вакытлыча читләштерә. - Мария Шарапова турындагы яңалыкларга борчылдык һәм гаҗәпләндек. Тикшерү эшләре...

Америкадагы спорт киемнәре җитештерә торган Nike компаниясе допинг тестын үтә алмаган Россия теннисчысы Мария Шарапова белән хезмәттәшлекне туктата, дип хәбәр итә «Франс Пресс» агентлыгы.

Халыкара теннис федерациясе Шарапованы 12 мартка кадәр, аның эше буенча карар кабул ителгәнчегә кадәр вакытлыча читләштерә.

- Мария Шарапова турындагы яңалыкларга борчылдык һәм гаҗәпләндек. Тикшерү эшләре барган арада Мария белән хезмәттәшлекне туктатып торырга карар кылдык, - дип хәбәр итәләр компаниядә.

Шарапова Nike белән берничә ел дәвамында эшләгән.

http://shahrikazan.com/

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: