Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәнлекләрне кышын саныйлар

Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 15 гыйнвардан республикада кыргый җәнлекләрне кышкы исәпкә алу башланды. Бу ел саен 17 төр аучылык байлыкларына һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингы кысаларында үткәрелә торган чара.

Быел ул дүрт яңа методика буенча оештырылган: кышкы маршрут буенча исәпкә алу, авиаучет, тавышны яздыру һәм ясалма туплану урыннарында санау. Алар аерым аучылык җир-су хайваннары саны турында максималь дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Республика территориясендә урман җәнлекләрен исәптә тоту эшендә аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьлар, биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, җәмәгать инспекторлары һәм бу эшкә битараф булмаган аучылар катнаша. Исәпкә алу 10 мартта тәмамланачак. Алынган мәгълүматлар аучылык байлыкларының торышын бәяләргә һәм кирәк булган очракта, республиканың фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Комитетның хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм контрольдә тоту буенча Саба районы бүлекчәсе начальнигы Марсил Галимуллин әйтүенчә, кышкы исәпкә алуны үткәрү өчен җилсез, аяз, җәнлек эзләрен кар каплап китми торган көннәр кирәк булачак.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X