Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ноябрь бәйрәмнәре белән!

Хөрмәтле райондашлар! 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә барыбыз өчен уртак бәйрәмнәр - Халык бердәмлеге көнен һәм Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Икесе дә истәлекле даталар календаренда тарихи әһәмиятле вакыйгаларга бәйле рәвештә барлыкка килгән бәйрәмнәр. Россия Президентының Указы белән игълан ителгән Халык бердәмлеге көненең тамырлары ерак 1621 елга барып тоташа. Бу...

Хөрмәтле райондашлар!

4 һәм 6 ноябрь көннәрендә барыбыз өчен уртак бәйрәмнәр - Халык бердәмлеге көнен һәм Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Икесе дә истәлекле даталар календаренда тарихи әһәмиятле вакыйгаларга бәйле рәвештә барлыкка килгән бәйрәмнәр. Россия Президентының Указы белән игълан ителгән Халык бердәмлеге көненең тамырлары ерак 1621 елга барып тоташа. Бу - бер-береңә игътибарлы булу, бердәмлеккә чакыру, янәшә дус-тату яшәүгә омтылыш көне. Халыклар бердәмлегенең һәм дуслыгының нинди көчкә ия икәнлегенә илебез тарихы, 1812 елгы Ватан сугышы, гаять катлаулы 1941-1945 еллар аеруча зур мисал булып тора. Ватандашларыбыз әнә шулай тарихның иң авыр чорларында үз-үзләрен аямыйча көрәшкә бердәм күтәрелгәннәр һәм, гаять зур батырлыклар күрсәтеп, изге җиребезне саклап калганнар.

Ә дәүләт бәйрәмен - Татарстан Конституциясе көнен 22нче тапкыр билгеләп үтәбез. Төп Законыбыз тормышыбызның барлык өлкәләрендә хокукларыбызны һәм бурычларыбызны гәүдәләндерә, җәмгыятьтә тотрыклылык саклауның мөһим гаранты булып хезмәт итә. Конституциягә нигезләнеп районыбызда социаль-икътисадый өлкәне үстерүгә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән эшләр башкарыла, социаль программалар тормышка ашырыла. Барыгызны да бәйрәмнәр - Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән ихлас котлыйбыз, хезмәттә һәм тормышта уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә бәхете юлдаш булуын телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X