Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Кибәчедә Нәүрүз бәйрәме үтте [фоторепортаж]

22 март көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә кышны озату, язны каршылау бәйрәме - Нәүрүз булды. Бәйрәм чарасы авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафинның авыл халкын бәйрәм белән тәбрикләү сүзләре белән башланып китте. Мәдәният елы уңаеннан шушы өлкәдә хезмәт куючыларга, ветераннарга, мәктәп коллективына, авылыбызның мәдәниятен үстерүдә үзеннән күп өлеш керткән эшмәкәр Рифкать...

22 март көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә кышны озату, язны каршылау бәйрәме - Нәүрүз булды. Бәйрәм чарасы авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафинның авыл халкын бәйрәм белән тәбрикләү сүзләре белән башланып китте. Мәдәният елы уңаеннан шушы өлкәдә хезмәт куючыларга, ветераннарга, мәктәп коллективына, авылыбызның мәдәниятен үстерүдә үзеннән күп өлеш керткән эшмәкәр Рифкать Шәфыйковка, шулай ук озак еллар авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән, торак пунктларның төзеклеге, чисталыгы, матурлыгы турында кайгырткан Фәкия Гатауллинага Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Бәйрәм яз хәбәрчеләре - "Кара каргалар" биюе белән дәвам итте. Кыш бабай (Хәбибрахман Яруллин) һәм Нәүрүз (Гөлназ Шәвәлиева) ел фасылларын тасвирлап көч сынаштылар. Соңыннан Кыш бабай җиңелеп, җигелгән атына утырып китеп барды. Бәйрәмгә килүчеләр үзбәк пылавыннан, кайнар коймактан, чәйдән, татлы мамыктан авыз иттеләр. Күрше Арча районыннан килгән җырчы егетләр, Сабаның биюче кызлары бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Олысы-кечесе аларга кушылып җырлады, биеде, спорт ярышларында көч сынашты. Авыл халкы бәйрәмнән язгы кыр эшләрен башкару өчен җитәрлек көч-куәт җыеп, күтәренке кәеф һәм Нәүрүз бүләге алып таралды.

Гөлүсә Фатыйхова,

Олы Кибәче авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев