Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нурзадә: «Көйләрең бик матур килеп чыга, әрәм булып ятма, диделәр»

- Соңгы вакытта ныклап торып үземне композитор буларак ача башладым. Яңа күп җырлар иҗат ителде. Рөстәм абый Зәкуан үсендереп, куатләндереп тора үземне. Әле менә бер кочак шигырьләрен бирде дә: "Көйләрең бик матур килеп чыга, әрәм булып ятма. Үзеңнең җырлардан гына торган бер концерт оештыр", - диде.

Элегрәк тә җырлар яза идем, әмма вакыт җитеп бетмәү сәбәпле, ныклап алынган юк иде бу эшкә. Менә хәзер сәбәп тә булды. Алла боерса көзләргә иҗатташ дусларым белән бергә үземнең җырларымнан торган иҗади концерт оештыру идеясе дә барлыкка килде.

Алда Сабантуйлары, туйлар көтә. Тамада буларак унбиш еллык стажым булса да, әледән-әле мастер-классларда катнашып, үз өстемдә эшлим. Бу атнада Арча районында яшәүче әтинең 70 яшьлек юбилеен бәйрәм иттек. Ә үземнең туган көнемне Казан Сабан туенда эшләп уздырам, - дигән Нурзадә "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенә.

http://matbugat.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев