Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Объективта — әни» фотокүргәзмәсе Казан Кремленнән «Татмедиа» галереясенә күчте

32 фотодан гыйбарәт экспозиция төрле авторларның фотоларыннан тупланган.

Кичә «Объективта — әни» фотокүргәзмәсе Казан Кремлендәге «Манеж» залыннан «Татмедиа» АҖ галереясенә килде.

32 фотодан гыйбарәт экспозиция 2019 ел башында музей-тыюлык, «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы һәм «Сөембикә» журналы редакциясе тарафыннан игълан ителгән бәйге нәтиҗәләре буенча төрле авторларның фотоларыннан тупланган. Бәйге һәм күргәзмә темасына узган елда Әниләр көне уңаеннан Казан фотографы Әлфия Бикмөхәммәтова «Сөембикә» журналы өчен махсус төшергән фотолар нигез итеп алынган.

Әлеге кадрларда иң җылы туганлык хисләре генә түгел, ә кече Ватанга һәм әйләнә-тирә дөньяга булган мәхәббәт тә чагылыш тапкан. Конкурска илледән артык фото килгән. Алар арасында Париждан фотограф Екатерина Жукова җибәргән эшләр дә бар.

«Сөембикә» - безнең иң көчле журналларның берсе. Әлеге күргәзмәнең Казан Кремлендә тәкъдим ителүе бер яхшы билге булып тора. Хәзер иң мөһиме – күргәзмәнең алга таба да дәвам итүе. Моның белән генә тукталып калмаска кирәк, әлеге кадрлар белән тагын да күбрәк кеше танышсын иде», - дигән теләкләрен җиткерде «Татмедиа» АҖнең яңа генераль директоры Шамил Садыйков фотоконкурс һәм күргәзмәне оештырган журнал редакциясенә.

Бәйге шартлары нигезендә, анда катнашучыларның иң уңышлы фотолары «Сөембикә» журналы битләрендә дөнья күргән. Шулай ук басма сайтында ай дәвамында фотолар өчен онлайн-тавыш бирү үткәрелгән. Җиңүчеләрне жюри фикерен исәпкә алып тавышларны санау нәтиҗәләре буенча сайлап алганнар. Иң яхшы фотографка – ноутбук, икенче урынга – планшет, өченче урын иясенә смартфон тапшырылды.

Фото: Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X