Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Октябрь нинди яңалыклар алып килде?

1 октябрьдә бурыч аркасында чит илгә чыгуны чикләү белән бәйле канунга үзгәрешләр керде. Аның нигезендә суд приставлары 30 мең сумнан артык бурычы булганнарны чит илгә чыгу хокукын вакытлыча чикли ала. Әлегә кадәр ул 10 мең иде. Әлеге чара алимент бурычы булганнарга, сәламәтлеккә зыян салыну яки тәрбияләүченең үлеме белән бәйле зыян...

1 октябрьдә бурыч аркасында чит илгә чыгуны чикләү белән бәйле канунга үзгәрешләр керде. Аның нигезендә суд приставлары 30 мең сумнан артык бурычы булганнарны чит илгә чыгу хокукын вакытлыча чикли ала. Әлегә кадәр ул 10 мең иде. Әлеге чара алимент бурычы булганнарга, сәламәтлеккә зыян салыну яки тәрбияләүченең үлеме белән бәйле зыян салыну, шулай ук милек яки мораль зыян буенча бурычларга кагылмый. Күрсәтелгән төркем бурычлылар өчен чит илгә чыгу буенча вакытлыча чикләү элеккечә - 10 мең сум кала.

1 октябрьдән муниципаль дәүләт хезмәткәрләренең, депутатлар һәм түрәләрнең хезмәт хакы 4,9 процентка артты.

Баш табиблар һәм аларның урынбасарлары хәзер медицина учреждениесе белән картлык көненә кадәр идарә итә алмаячак - 65 яшь тулгач та, алар үз урыннарын калдырырга тиеш булачак. Әлеге яшькә җиткән кешене, аның язмача рөхсәте нигезендә, квалификациясенә яраклы вазифага күчерү мөмкинлеге карала. Искәрмә дә булырга мөмкин. Медицина оешмалары хезмәткәрләренең гомуми җыелышы әлеге вазифада булуны 70 яшькә кадәр озайтуны сорый ала.

1 октябрьдән Россиядә армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.

9 октябрьдән элек тыелган дүләнә (боярышник) төнәтмәсе һәм составында спирт булган башка кайбер продукция сатуга чыга.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев