Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Нырты авылы китапханәчесе Люциянең эшен яратуы – яшәү рәвеше

Олы Нырты авылы китапханәчесе Люция Әхмәтшина 1992 елдан бирле үзенең хезмәтен күңел биреп, яратып башкара. Эш урыны итеп мәдәният йортының бер бүлмәсе генә бирелсә дә, ул зәвыклылыгы, җиһазланышы, матурлыгы, пөхтәлеге белән үзенә җәлеп итә. Китаплар сайлап алырга уңайлы, газета-журналлар һәркайсы үз урынында. Ач та укы, яраткан темаңны иркенләп сайла. Люция...

Олы Нырты авылы китапханәчесе Люция Әхмәтшина 1992 елдан бирле үзенең хезмәтен күңел биреп, яратып башкара. Эш урыны итеп мәдәният йортының бер бүлмәсе генә бирелсә дә, ул зәвыклылыгы, җиһазланышы, матурлыгы, пөхтәлеге белән үзенә җәлеп итә. Китаплар сайлап алырга уңайлы, газета-журналлар һәркайсы үз урынында. Ач та укы, яраткан темаңны иркенләп сайла. Люция гел эзләнүдә. Авыл кешеләре, балалар белән бик дус ул. Аларны китапханәгә тартуда күп көч куя. Каникуллар җитү белән балалар өчен һәрвакыт бүләкләүләр белән тәмамланучы төрле чаралар үткәрә. Люция өлкәннәрне дә китапханәдә үткән, районда уздырыла торган чараларда актив катнаштыра. Алар белән уртак тел табып эшли, яңа чыккан китаплар белән таныштыра. Әле шушы көннәрдә журналист, китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина белән уздырылган очрашуга да халык күп җыйналган иде. Кичә бик эчтәлекле, ру­хи азык алырлык булды, җыр-музыка белән аралаштырып алып барылды. Очрашуда катнашучылар язучыга күп сораулар бирделәр, иҗаты белән кызыксындылар.

Л.Әхмәтшина китапларны өлкәннәрнең өенә илтеп бирүне дә теләп башкара, үзендә булмаганнарын районнан алып кайта. Инвалид балаларны да онытмый, аларны төсле рәсемле китаплар алып барып куандыра. Люция гаиләсендә дә үрнәк ана. Тормыш иптәше Рушан белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Икесенә югары белем бирделәр, кечесе әле V сыйныфта гына укый. Уңган хуҗабикә чә­чәкләр үстерергә ярата, олы яшьтәге бианасын тәрбияли. Аларның йортын чолгап алган чәчәкләргә сокланмаган кеше юктыр. Эшен, тормышны, матурлыкны яратуы - Люциянең яшәү рәвеше.

Диләрә Имамиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев