Олыяз авыл мәдәният йорты авылның җәмигъ мәчете белән берлектә "Изге Рамазан"дип исемләнгән дини кичә үткәрде. Анда ел дәвамында мәдәният йортында оештырылган дәресләргә йөреп, дини гыйлем алган хатын-кызларыбыз катнашты. Иң элек мәдәният йорты мөдире Илүзә Гыйлфанова, килгән кунакларны, айларның солтаны булган Рамазан ае белән тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде, ә аннары Әнисә...
Олыяз авыл мәдәният йорты авылның җәмигъ мәчете белән берлектә "Изге Рамазан"дип исемләнгән дини кичә үткәрде. Анда ел дәвамында мәдәният йортында оештырылган дәресләргә йөреп, дини гыйлем алган хатын-кызларыбыз катнашты. Иң элек мәдәният йорты мөдире Илүзә Гыйлфанова, килгән кунакларны, айларның солтаны булган Рамазан ае белән тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде, ә аннары Әнисә апа Гыймадиева Коръән Кәримнән сүрәләр укыды. Бәйрәмнең икенче өлешендә, хатын-кызлар динебезнең үткәнен, бүгенгесен үз эченә алган сорауларга җавап биреп ярыштылар. Иң күп сорауга дөрес җавап биреп Галимә Идрисова I урынны, Язилә Баймөхәммәтова II урынны, Кадрия Ханнанова III урынны алдылар. Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.
Нет комментариев