Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олыяз авылында яшәүче Тәскирә Каюмовага 90 яшь тулды [+фото]

Олыяз авылында яшәүче Тәскирә Каюмовага 15 декабрьдә 90 яшь тулды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Тәскирә әбинең зиһене ачык, тормышта күп авырлыклар кичерсә дә, җор күңелен, тормышка мәхәббәтен җуймаган. 15 яше тулуга, Бөгелмә тимер юлына эшкә җибәрелә. Дәһшәтле сугыш елларында ачлы-туклы килеш окоп казуларын, Свердловскида урман кисүләрен әбекәй бүген дә куркыныч...

Олыяз авылында яшәүче Тәскирә Каюмовага 15 декабрьдә 90 яшь тулды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Тәскирә әбинең зиһене ачык, тормышта күп авырлыклар кичерсә дә, җор күңелен, тормышка мәхәббәтен җуймаган.

15 яше тулуга, Бөгелмә тимер юлына эшкә җибәрелә. Дәһшәтле сугыш елларында ачлы-туклы килеш окоп казуларын, Свердловскида урман кисүләрен әбекәй бүген дә куркыныч төш итеп искә ала. Сугыш беткәннән соң Шәмәрдән хастаханәсендә пешекче булып эшли. 1951 елда Олыяз авылыннан Габделхак Каюмов белән тормыш корып, дүрт бала - өч малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. 60 ел бергә гомер гомер кичергәннән соң 2010 елда Габделхак абый бакыйлыкка күчә. Бүгенге көндә Тәскирә әби улы Фәрхәт гаиләсе тәрбиясендә дүрт баласына кадерле әни, сигез оныгына, 12 оныкчыгына яраткан әби булып бәхетле гомер кичерә.

90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Тәскирә Каюмованы социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Рафис Гайфиев тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X