Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җомга вәгазьләрендә секталарның ялган кыйммәтләрен фаш итәчәкләр

Җомга намазы ахырында терактлар вакытында фаҗигале төстә һәлак булганнарның, шаһит киткәннәрнең рухларына дога кылыначак.

Татарстанда “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында иртәгә, 13 сентябрь көнне, Татарстанның барлык мәчетләрендә ислам турындагы тискәре мифларны фаш итә торган вәгазьләр укылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә. 

Үзләренең вәгазьләрендә имам-хатыйблар мәчет мөнбәрләреннән ислам диненең бары тик игелеккә чакыруын ассызыклап, кеше каны коелуга китергән экстремизм һәм терроризмның мөэмин мөселманнар өчен бөтенләй ят күренешләр булуы турында сөйләячәк.

Чыгышларда динебезнең һәм хәнәфи мәзхәбенең асыл кыйммәтләрен барлауга, экстремистик төркемнәрнең ялган идеяләрен фаш итүгә аерым игътибар бирү күздә тотыла. Хәзрәтләр, Коръән аятьләренә һәм хәдисләргә таянып, диннән бик ерак булып та, исламны аклану рәвешендә файдаланучы террорчылар һәм экстремистларга каршы торуның мөһимлегенә басым ясаячак.

Җомга намазы ахырында терактлар вакытында фаҗигале төстә һәлак булганнарның, шаһит киткәннәрнең рухларына дога кылыначак.  

Фото: Рамиль Гали/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев