Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Омск татарлары шәһәр мэрына федераль Сабан туе үткәрергә тәкъдим итте

"Чара якындагы төбәкләр белән Татарстан һәм Башкортстан республикалары арасындагы багланышларны ныгытырга мөмкинлек бирәчәк", дип ышаналар.

Омск мэры Оксана Фадина шәһәрдәге милли-мәдәни берләшмә вәкилләре белән очрашты. Әлеге чарада Омск өлкәсенең “Мәдәният” Төбәк татар милли-мәдни автономиясе берлеге рәисе Радик Миңнеханов һәм “"Заман" Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Чулпан Фәхретдинова катнашты. Бу турыда Омск өлкәсенең татарларының Милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Радик Миңнеханов 2019 елда Омск шәһәрендә Федераль Сабан туе уздыруны тәкъдим итте. "Бу чара якындагы төбәкләр белән Татарстан һәм Башкортстан республикалары арасындагы багланышларны ныгытырга мөмкинлек бирәчәк", дип ышана автономия берлеге рәисе. 

Зур бәйрәмгә Россиянең күп кенә төбәкләреннән 1500 ләп рәсми делегат, шулай ук Татарстан һәм Башкортстан республикалары башлыкларын чакыру күздә тотыла, диелә әлеге хәбәрдә.

Федераль Сабан туе — бөтенроссия күләмендәге зур дәрәҗәдә узучы бәйрәм ул. Милли Сабан туе бәйрәме 2001 елдан башлап федераль дәрәҗәдә татарлар күпләп яшәгән төбәк шәһәрләренең берсендә һәр елны уздырыла. Федераль Сабан туе Түбән Новгородта, Төмәндә, Красноярскида, Әстерханда, Чабаксарда, Томскида, Владивостокта, Ульяновскида, Чиләбедә һәм башка шәһәрләрдә үтте инде. 

Фото: Р.Хабибуллина

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев