Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Омскида солдатлар үлеменә китергән сәбәп билгеле

Омскида казарма ишелү факты буенча кузгатылган эш шуны ачыклаган: фаҗига ел ярым элек үткәрелгән ремонтның тиешле дәрәҗәдә башкарылмавы аркасында килеп чыккан. Тикшерү мәгълүматларына караганда, ремонт барышында стеналарга авыр япма плитәләр салынган. Ә мондый карар «Ремэксстрой» ҖЧҖ эшләргә тиеш булган реконструкция проекты булмау аркасында кабул ителгән. Плитәләр типовой капиталь ремонт технологиясе...

Омскида казарма ишелү факты буенча кузгатылган эш шуны ачыклаган: фаҗига ел ярым элек үткәрелгән ремонтның тиешле дәрәҗәдә башкарылмавы аркасында килеп чыккан.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, ремонт барышында стеналарга авыр япма плитәләр салынган. Ә мондый карар «Ремэксстрой» ҖЧҖ эшләргә тиеш булган реконструкция проекты булмау аркасында кабул ителгән. Плитәләр типовой капиталь ремонт технологиясе буенча салынган салынуын, әмма бу 1970 нче елларда җиткерелгән стеналарның таушалган булуы аркасында ярамый торган булган.

Яңа мәгълүматлар Омскида ВДВның уку үзәге начальнигын җаваплылыктан коткара ала. Ә менә «Ремэксстрой» генераль директоры сак астына алынган.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев