Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Опера һәм балет театры репертуарында татар спектакльләре аз булуы өчен шелтә алган

Татар спектакльләре театрда барлык уйналган спектакльләрнең 11,6 процентын гына тәшкил итә.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры репертуарындагы спектакльләрнең нибары 11 проценты гына татар спектакле. Татарстан мәдәният министрлыгы моның өчен театрны шелтәләргә мөмкинлеген искәртә. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышына әзерләгән отчетында әйтелә.

«XIX гасыр чит ил авторлары әсәрләре өстенлек иткән бердәнбер театр — Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры (43 спектакльнең 29ы). Бу классик музыкаль театрның юнәлеше белән аңлатыла. Аның репертуары Көнбатыш Европа опера һәм балет сәнгатенең югары үрнәгенә таяна» — диелгән отчетта.

«Татар спектакльләре исә барлык уйналган спектакльләрнең 11,6 процентын гына тәшкил итә. Татар опера һәм балет традицияләренең ныклыгын истә тотып, аларның репертуарда бик аз булуы театрның репертуарын шелтәләргә җирлек тудыра», — дип дәвам ителә документта.

  • Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында татар телле ике опера спектакле бар. Болар — «Сөембикә» һәм «Шагыйрь мәхәббәте». Шулай ук өч милли балет куелган: «Шүрәле», «Алтын Урда» һәм «Йосыф турында риваять». Милли спектакльләр елга бер-ике тапкыр гына күрсәтелә һәм театрның бренды булган халыкара фестивальләрдә еш катнашмый.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев