ОСАГО тарифлары кыйммәтләнә
Яңалыклар

ОСАГО тарифлары кыйммәтләнә

Россия Үзәк банкы апрлеьдән ОСАГО тарфларын 30 %тан да күбрәккә арттырырга мөмкин. Бу хакта банк рәисе урынбасары Владимир Чистюхин хәбәр иткән. Хәтерләсәгез, иминиятләштерүчеләр, ОСАГО тарифларын 60-100 %ка арттырырга кирәк, дигән фикерне белдергән иде. - Без иминиятләштерүчеләрнең барлык теләкләрен дә истә тота алмыйбыз, - дигән Владимир Чистюхин. - Ләкин 2014 елда...

Россия Үзәк банкы апрлеьдән ОСАГО тарфларын 30 %тан да күбрәккә арттырырга мөмкин. Бу хакта банк рәисе урынбасары Владимир Чистюхин хәбәр иткән.

Хәтерләсәгез, иминиятләштерүчеләр, ОСАГО тарифларын 60-100 %ка арттырырга кирәк, дигән фикерне белдергән иде.

- Без иминиятләштерүчеләрнең барлык теләкләрен дә истә тота алмыйбыз, - дигән Владимир Чистюхин. - Ләкин 2014 елда әйтелгәнчә тарифларны 30 %ка гына арттыруга сыешып булмаячак. Сумның түбән тәгәрәвен дә истә тотарга кирәк. Хәлне башкача үзгәртеп булмый. Безгә хезмәтнең сыйфатын яхшыртырга кирәк. Әлегә тарифларның күпмегә кыйммәтләнәчәге билгеле түгел.

Интертат.ру


Нет комментариев