Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өстәмә кыйммәткә салым артуны коммуналь тарифларда исәпкә алырга тәкъдим итәләр

Өстәмә кыйммәткә салымның артуын исәпкә алу ресурслар белән тәэмин итү компанияләренең финанс хәлен сакларга ярдәм итәчәк.

РФ Икътисади үсеш министрлыгы өстәмә кыйммәткә салымның (НДС) 2 процентка артуын торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларында исәпкә алырга тәкъдим итте. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, хезмәтләр үзләре түгел, түләүләргә кертелгән салымның күләме генә артачак. Өстәмә кыйммәткә салымның күтәрелүен исәпкә алу ресурслар белән тәэмин итү компанияләренең финанс хәлен сакларга ярдәм итәчәк.

  • 4 августта Россия Президенты Владимир Путин 2019 елдан өстәмә кыйммәткә салымны арттыру турындагы законны имзалады. Әлеге салым моңа кадәр 18 процент иде. 2019 елдан ул 20 процент булачак.

Фото: https://pixabay.com | stevepb

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев