Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Паркларда һәм скверларда сатылган чиста суның бәясен киметергә тәкъдим иттеләр

Беренче чиратта кирәкле продукт буларак, су бәясе арзанрак булырга тиеш.

Паркларда һәм театр буфетларында сатыла торган шешәдәге суларга бәяне 70 процентка кадәр чикләргә кирәк дип тәкъдим итте Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов. Бу хакта РИА Новости яза.

Власов үз тәкъдимен суның беренче чиратта кирәкле ризык булуы белән аңлатты. “Кайбер спектакльләр өчәр сәгать бара. Һәм тәнәфес вакытында кеше су алып эчә алмый, чөнки ул кибеттәгегә караганда 10 мәртәбә кыйммәт тора”, - диде ул.

Депутат сүзләренчә, кайвакытта сәүдә үзәкләрендә, театрларда һәм күңел ачу паркларында сулар кибеттәгегә караганда 10 тапкырга кыйммәт тора. “Мәскәү паркларының берсендә шешәле суның 300 сумга сатылганына үзем дә шаһит булдым. Театрлар турында сөйләгәндә, шампан шәрабе яки туңдырмага караганда, су беренче чиратта кирәкле продукт булып санала”, - диде депутат.

Власов, олы кешегә көненә 2 литр су эчәргә кирәклеген дә искәртте. Моннан тыш, эсседә кешенең хәле начарланырга мөмкин, шуңа күрә су арзанрак булырга тиеш, диде ул.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев