Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Патриот“тан җиңеп кайттылар

Кем-кем, әмма хәрби киемле кадетлар Ватанны саклаучылар көнен аеруча тантаналы шартларда билгеләп үтә. Алар мәктәп эскәмиясеннән үк "Ватанга хезмәт итәм" дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлап үсәләр. Икшермә мәктәбе кадетлары да әлеге традициягә тугрылыклы. Алар бәйрәмгә зур җиңү белән килделәр. Мәктәп директоры Роберт Галиәхмәтов Ватанны саклаучылар көне алдыннан кадетларга чираттагы исемнәр турында...

Кем-кем, әмма хәрби киемле кадетлар Ватанны саклаучылар көнен аеруча тантаналы шартларда билгеләп үтә. Алар мәктәп эскәмиясеннән үк "Ватанга хезмәт итәм" дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлап үсәләр. Икшермә мәктәбе кадетлары да әлеге традициягә тугрылыклы. Алар бәйрәмгә зур җиңү белән килделәр. Мәктәп директоры Роберт Галиәхмәтов Ватанны саклаучылар көне алдыннан кадетларга чираттагы исемнәр турында боерык чыгарган иде. Тантаналы линейкада 11 тәрбияләнүчене вице-ефрейтор, 8ен - вице кече сержант, 2сен вице-сержант исемнәре бирелүе белән алкышладылар.

Ә иң зур алкышлар, әлбәттә, Бөтенроссия "Патриот" хәр­би-спорт уеннарының республика этабында җиңү яулап кайтучыларга булды. Барысы 10 укучыга "Патриот" үзәге Грамоталары, кубоклар тапшырылды. Хәр­­би-спорт уеннарының ае­­рым төрләрендә аеруча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өч кадетны планшетлар бе­лән дә бүләкләделәр. "Ярыш­лар бик киеренке булды. Мин мылтыктан атуда 30 мөмкинлектән 28 очко җыеп, 140 укучы арасында 3нчы урынны алдым. Тарихтан тестлаштыруны уңыш­лы үтеп, 1нче урынга лаек булдым",- дип сөйләде планшет алучыларның берсе Зәлия Мәннапова.

Икшермә мәктәбе кадетлары Татарстан данын июль аенда Севастопольдә үтәчәк Бөтенроосия ярышларында якларга бару хокукын да алдылар. Аларга уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев