Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсионерларга һөҗүм итүдә шикләнүче тотылды [+видео]

Казанның җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Совет районында яшәүче пенсионерларга (бер атнада 4 пенсионерга) һөҗүм итүдә шикләнүчене кулга алды. Җинаятьче пенсионерларның өлкән яшьтә булуларыннан, үзенә карата көч күрсәтә алмауларыннан файдалана. Ул аларның өйләренә үзләре генә кайтканнарын көтеп тора һәм шул вакытта корбанының башына суга. Әлеге кылган гамәлләр нәтиҗәсендә, пенсионерларның акчаларын һәм...

Казанның җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Совет районында яшәүче пенсионерларга (бер атнада 4 пенсионерга) һөҗүм итүдә шикләнүчене кулга алды.

Җинаятьче пенсионерларның өлкән яшьтә булуларыннан, үзенә карата көч күрсәтә алмауларыннан файдалана. Ул аларның өйләренә үзләре генә кайтканнарын көтеп тора һәм шул вакытта корбанының башына суга. Әлеге кылган гамәлләр нәтиҗәсендә, пенсионерларның акчаларын һәм кыйммәте булмаган шәхси әйберләрен тартып ала. Килгән зыянның гомуми бәясе 8 мең сум тирәсе исәпләнә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе.

Оператив чаралар нәтиҗәсендә, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре инде берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган 42 яшьлек ир-атны кулга алалар. Хәзерге вакытта ул сак астында. Аңа карата РФ Җинаять кодексының 162 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X