Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Почта хезмәтен – өйдән генә

Россия почтасы клиентларның һәм хезмәткәрләрнең иминле­генә зур игътибар бирә. Катлаулы эпидемиология вәзгыятендә компаниянең төп бурычы – гражданнарны сыйфатлы һәм вакытында күрсәтелә торган почта хезмәте белән тәэмин итү. “Татарстан почтасы” предприятиесе шушы уңайдан Саба районы клиентларына посылкалар, кайтарткан товарларын алу, күрсәтелгән хезмәтләргә түләү өчен почта бүлекчәләренә бармыйча гына хат ташучыларны өйгә чакыру мөмкинлеге барлыгы турында искәртә.

Эшләми торган көннәр дип игълан ителгән  чорда  Саба һәм  Шәмәрдән почта  бүлекчәләре  иртәнге  8дән 17 сәгатькә ка­дәр,  авыллардагылары  га­дәти режимда  эшләүләрен дә­вам итәләр.  Әмма хәзер,  коронавирус инфекциясе таралган вакытта йомышың төшкән саен  почтага баруны  чикләргә  кирәк.  Сабалылар  компаниянең  рәсми сайты яки мобиль кушымталар аша күрсәтелгән хезмәтләрдән дә файдалана алалар. “Татарстан почтасы”нда берничә  ел уникаль проект  эшли: хат ташучылар барлык  төр түләүләрне  өйдә  яки эш  урынында  мобюиль почта-касса терминаллары  ярдәмендә кабул итә алалар. Хәзер  мобиль терминал  аша  газета-журннарларга  да   язылырга, азык-төлек һәм  хуҗалык товарларына  да  түләргә   була.  Әлеге хезмәттән файдалану  өчен хат ташучыга  мөрәҗәгать итәргә яки почтага  шалтыратырга  кирәк.  Алдан түләү яки таможня  түләве  кирәк  булмаганда  хат ташучылар 2,5  килограммнан  артмаган  вак пакетларны  өйгә  китереп  бирә алалар.  Товарны өйгә  китереп   бирүгә  заказны Россия  почтасы”  мобиль  кушымтасы яки компаниянең  pochta.ru сайты аша бирергә   мөмкин.

“Татарстан почтасы” матбугат  хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев