Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Политолог: Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр пенсиянең солидар системасын беркетә

Сергей Марков фикеренчә, Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр Россиянең статусын социаль дәүләт буларак ныгытырга тиеш.

Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр пенсиянең солидар системасын беркетә. Бу илнең статусын социаль дәүләт буларак ныгытачак. Бу хакта «Татар-информ»га Сәяси тикшеренүләр институты генераль директоры, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Сергей Марков әйтте.  

«Шул рәвешле Россиядә һәр кешенең үз-үзенә пенсия туплау системасы, ягъни тупланма модель системасы юкка чыгарыла», — дип билгеләп үтте ул.

Сәясәтче медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүне дәүләткә йөкләүне, төзәтмәләрдә тәкъдим ителгән тагын бер мөһим өлеш дип атады

«Миңа калса бу вазгыять [коронавирус] АКШ кебек илләр сайлаган юлның дөрес булмавын күрсәтте. Болар бик бай илләр, әмма алар дәүләт күләмендәге солидар медицинаны түгел, ә иминият медицинасы системасын сайлады. Бу АКШның дөньякүләм эпидемия үзәгенә әверелүнең бер сәбәбе булды», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/29-06-2020/politolog-konstitutsiyag-kertel-ch-k-t-z-tm-l-r-pensiyane-solidar-sistemasyn-berket-5752862

фото Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев